Иркә: «Артурның киткәненә бер ел да ике ай вакыт үтте...»
Җырчы социаль челтәрдәге битендә бүгенге халәте һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче тормыш иптәше Артурның хәлләре турында ачыктан-ачык язган.
– Артурның киткәненә бер ел да ике ай вакыт үтте. Күнегеп беттек дисәм, алдармын! Сагынабыз… Без өйдә 4 кыз бер-беребезне тотып торабыз. Мин моңсулансам, алар бөтен көчләрен куеп мине ул халәттән чыгарырга тырышалар. Алар кәефсезләнсәләр, мин бөтен игътибарымны аларга юнәлтәм! Без аны нык көтәбез! Нык…Төрле кызык видеолар төшереп җибәрәбез. Кыскасы, ул безгә, без аңарга бер күңелсезлек күрсәтмибез…
Тормыш туктамас, елга булып ага да ага…Минем бер секунд та уйлап та караганым булмады, менә шулай булыр да, гомернең менә шундый борылышы да булыр дип... Бу зарлану түгел, бу бәлки үз-үзем белән сөйләшүдер. Минем хәлләрне сорыйсыз. Мин әйбәт! Балаларым да Аллаһка шөкер! Ирем анда, аның да ярыйсы!
Күңелдә булганнарны сөйли алмыйм, мин гомумән андый сөйләшүдән (кайбер вакыйгалардан соң) баш тарттым кебек… Минем эчке халәтем минем җырларымда… Мине Ходайдан, тугры тамашачымнан, әни һәм балаларымнан да әйбәтрәк аңлаучы юк. Рәхмәт!
Чеметүләр, көлүләр, төрттерүләр һәм башкалары килгәли. Алар өчен рәхмәт, тагын да акыллырак булырга булышасыз.
Артур төрле вакытлардан җыелган видеолар бу. Без көн дә аның белән, җае чыкканда сөйләшәбез, аралашабыз. Ни ашаганын, кая йоклаганын һәм башкасын көн саен диярлек белеп яшибез. Рәхмәт, Артур! Без сине көтәбез. Киткән егетләребез, без сезнең белән, держитесь, – дигән Иркә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев