Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы: «Әнинең концертына билетларны ике ир-ат алып бетергән иде»

Бу хәл Себер якларында булган.

13 февральдә Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 80 ел тула. Юбилей уңаеннан Казанда һәм җырчының туган ягында төрле чаралар уздырыла.
Туган көне алдыннан күренекле җырчының кызы, Казанның Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге музыка мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Камилә әнисе турындагы истәлекләре белән бүлеште.
– Әниемнең исеме киң күңелле, ихлас, затлы дигән мәгънәләрне аңлата.  Ул чыннан да бу сыйфатларга ия булган кешелекле, үз һөнәрен яратып башкара торган шәхес иде. Вафатына 20 елдан артык вакыт узса да, аның күңелебездән бер минутка да чыкканы юк. Аллаһка шөкер, исемен мәңгеләштерү буенча да эшләдек. Яшәгән йортыбызга мемориал такта куелды. Менделеевск районы Камай авылы мәдәният йорты, Казанның музыка мәктәбе аның исемен йөртә.
Мин әнием белән бәйле вакыйгаларны күңел түремдә саклыйм. Кечкенә вакытларда аның белән бергә гастрольләргә йөрдем. Әнием концертларында һәрвакыт оркестр белән чыгыш ясады. Америка, Куба, Германия һәм башка бик күп чит илләрдә татар җырын яңгыратты. Берсендә Себергә гастрольгә киттеләр. Шундагы бер шәһәрдә әнинең концертына ике ир-ат кына килгән. Баксаң алар, әниемнең җырлавын бик яратканнар, шуңа күрә бөтен билетны үзләре сатып алганнар да өч сәгатьтән артык әниемнең чыгышын караганнар. 
Әнием бервакытта да фонограмма белән җырламады. Аны үзенчәлекле моңлы тавышы, зәвыклы киенүе һәм җырларны профессионал дәрәҗәдә башкаруы өчен татар халкы яратты. Әни үзе дә гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар милләте, халкым дип яшәде. Ул татар халкын үзенең җырлары белән затлы һәм зәвыклы итеп тәрбияләргә тырышты. Шөкер, хәзер дә яшь җырчылар, музыка мәктәпләре укучылары аның җырларын башкаралар.  Мин Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге җыр конкурсы оештырам. Анда катнашырга теләүчеләр күп. Бу – бик сөенечле хәл, әниемнең иҗади гомере заяга узмавын дәлилли. 
Әнием беренче булып «Туган тел» җырын халык белән күмәк җырлауны башлап җибәрде. Бу матур традиция бүген дә дәвам итә. Татарлар яшәгән төбәкләрдәге барлык мәдәни чаралар «Туган тел» җырын басып, зал белән җырлау белән тәмамлана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вафирә Гыйззәтуллина юбилей Камилә Гыйззәтуллина