Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи дустына: «Без бит сер бирмәүчеләр токымыннан», – дигән.

Җырчы - шагыйрә Гөлнур Айзат җомга көнне ахирәт дусты Хәния Фәрхине төшендә күргән.

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең һәр төбәктә якын дус итеп кабул итә иделәр. Аның белән дус булырга теләүчеләр күп булды. Әмма Хәния апа үзе кебек ихлас, талантлы, эчкерсез кешеләрне генә дус итте. Буа шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы-шагыйрә Гөлнур Айзат шундыйларның берсе. Гөлнур апа – искиткеч талант иясе. Аның әдәби әсәрләре  бер тында укыла. Мәгънәле җырлары бихисап. «Яшәү яме», «Хакым бармы?»... Хәния Фәрхи дә аның җырларын бик яратып башкарды. Гөлнур апа берничә ел инде урын өстендәге ире Азат абыйны тәрбияли. Тормыш сынауларына бирешмичә, авырлыклардан зарланмый гына сабырлык белән иҗат итә ул. Берүк сәламәт булсын. Гөлнур апа җомга көнне ахирәт дусты Хәния Фәрхине төшендә күргән.«Нидер буласы булса Хәниям мине искәртә»,  - ди Гөлнур ханым.

Ун минут кына ятып торган идем. Азрак аякларым ял итсен дип. Хәниякәем төшкә керде.
– Я, ни булды, Дустым?
– Арыдым әле мин, Хәниякәем.
– Әйтәм аны соңгы арада миңа берни дә язмыйсың?

 – Җырларымны тыңлыйсыңдыр бит?
– Тыңламаган кая ул? Гел тыңлыйм. Күңел тула. Миңа җебергә ярамый.
– Беләм, беләм, әйдә, җебемә! Сине белгәннәр көчле дип уйласыннар, Дустым. Без бит сер бирмәүчеләр токымыннан.
– Син җитмисең ич, көч алырга кеше юк. Илдар да китеп барды...Син дә...
– Илдар белән кичә генә бакчада концерт куйдык.
– Ни җырладың соң, Хәниякәем?
– Ышанмассың да, «Хакым бармы?»ны. Илдарга да өйрәттем әле җырны...

Азат мине чакырганга уянып киттем... Эх, Хәния! Илдар!!!
(Хәния дустым белән иҗатташ дустым Илдар Магдановның рухлары шат булсын.
Бүген җомга, дога көтәләрдер...)

Фото Гөлнур ханымның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи шоу бизнес