Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең әнисен фильмга төшергәннәр

"Әмма, ничек кенә булмасын, ничә гасыр төзелгән авылым урамында җанга якын чалгы тавышы, эт өрүе, таллыкта сандугачлар сайравы, күлебездә бакалар бакылдавы иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсә икәнен без үзебез генә аңлыйбыз. Рәхмәт сиңа, газиз туган авылым, газиз туфрагым", - ди Хәния Фәрхинең сеңелесе Фирүзә.

Гөлнара Хафизова җитәкчелегендәге «Моя семья. Минем гаиләм» коммрециянеке булмаган оешма хезмәткәрләре Хәния Фәрхинең туган көне уңаеннан, аны искә алу чараларында катнаштылар. Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева жюрида эшләде, концертта җырлады.

Аннары алар легендар җырчының олы йөрәкле, искиткеч тыйнак һәм сабыр Фәния апа турында фильм да төшерделәр. Вакыйгалар Фирүзә һәм Илшат Ибатуллинар өендә барды, чөнки унынчы дистәне ваклаган Ак әби кызы Фирүзә һәм кияве Илшат тәрбиясендә яши.

Кунакларны Фирүзә туган авылына да алып барган. Искиткеч, матур авыл ул. Хәния апаның 50 яшьлек юбилеена баргач, мин дә анда булдым. Фирүзә дә башка туганнары кебек, бу авылны бик ярата. Җае чыккан саен апасы эзләреннән йөреп кайта.

«Туган авылым Салаевка-Салаелгада чәчәкләре дә үзләре үсә. Аларга бер кем дә су да сипми, түтәлен дә йомшартмый. Алар үзләре шулай матур, батыр. Казанның нәфис, гүзәл кызы Гөлнара, күп сөйләшми, әмма үз эшенең остасы булган Женя белән ярты көн диярлек авылымны фотога, видеога төшердек. Авылымның бердәнбер хуҗалык та яшәгән Юсуп абыйны, урамда кычыткан, әрекмән яфракларын чабып, авыл урамын ямьләгәндә очраттык. Ә ул үз чиратында авылыбыз тарихын Казан кызына рәхәтләнеп сөйләде. Заманында, Казан,Түбә Кама, ерак Себерләрне урап кайткан ир-егет, ялындырмый гына,туган авылы турындагы җырны сузды. Аның тавышында туган авылында яшәү горурлыгы белән бергә, моңсулык, сагыну,я лгызлык та чагылды. Әмма, ничек кенә булмасын, ничә гасыр төзелгән авылым урамында җанга якын чалгы тавышы, эт өрүе, таллыкта сандугачлар сайравы, күлебездә бакалар бакылдавы иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсә икәнен без үзебез генә аңлыйбыз. Рәхмәт сиңа, газиз туган авылым, газиз туфрагым. Ярый әле без нәкь синдә туып-үскәнбез. Шуңадыр да, бер гүзәл, бер кырыс, бер усал,бер тыйнак, кирәк икән таулар күчерерлек көчләр табабыз», – ди ул апасы кебек туган авылы белән горурланып. Хәния апа да шул авыл урамнарыннан яланаяк йөреп көч, энергия ала иде.

Фотолар Фирүзә Ибатуллинадан алынды.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи шоу бизнес