Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова машинасы ватылып, Чистай юлында калган

«Күбрәк балаларым өчен борчылдым», – дип сөйләде ул «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә.

– «Яңа елны каршыларга гаиләбез белән минем туган авылым Алексеевск районы Югары Майна авылына кайттык. Кызларыбыз шулай теләгәч, каршы килмәдек инде. Әниебез вафат булганга өч ел, өебез буш тора. Җәй көннәре кайтып йөрибез, бакча тотабыз. Кыш көне кайтканыбыз юк. Балаларның тәкъдиме үзебезгә дә кызык тоелды, кайттык, туганнарны да чакырып күңелле итеп бәйрәм иттек.

Берничә көннән эфирда эшлисе идем – Чаллыга киттем. Кызларым калып торды. Аларны алырга яңадан кайттым. Без китәсе көнне кинәт суытты. Әйберләрне төядек тә кузгалдык. Сиздем, машинаны кирәгенчә җылытмадым, ахры. Кузгалып күпмедер баргач, көйгән ис чыккан кебек булды. Чистайга якынлашканда капоттан пар күтәрелә башлады.

Туктадым. Бәхеткә, якында гына ЮХИДИ патруле тора икән. Алардан ярдәм сорадым. Башта куркып калган кызларымны Чистайда яшәүче туганнарыма озаттык. Инспектор егетләр бик күп жирләргә шалтыратып буксир-эвакуатор эзләп карадылар. Кызганычка каршы, ял көннәрдә алар да бик ышанычлы түгел икән, берәү дә ризалашмады. Чатнама салкын. Инспектор егетләр мине чакырып үз машиналарына утырттылар. Мондый көндә эшләү үзләренә дә авыр икән, керфекләренә кадәр бәс кунган. Тик миңа карата ник бер ризасызлык күрсәтсеннәр! Рәхмәт үзләренә!

Үтеп баручы бер шофер белән сөйләшеп, тагып, мине техник хезмәт күрсәтү станциясенә озаттылар. Аллага шөкер, анда да яхшы күңелле кеше туры килде, машинаны карап бирде. Артык төзексезлек тә булмаган, жылынып бетмәгән килеш кузгалгач, май бәреп чыккан дип аңлатты. Мастер егеткә акча да тәкъдим иттем, ишетергә дә теләмәде. Ул арада Чаллыдан ирем дә килеп житте, балаларыбызны кереп алдык та, исән-имин кайтып життек. Машинаны Чаллыга кайткач та тикшертеп чыктык, төзек дип таптылар.

Шулай да була икән. Әнә шундый маҗаралы булды безнең Яңа ел каршылап килү. Үзем уйлыйм, бу ситуация дә миңа ни өчендер кирәк булгандыр дим. Бәлки мине Аллаһы Тәгалә нидәндер саклагандыр. Көтелмәгән хәлгә калгач мин күбрәк кызларым өчен борчылдым. Калынрак киемнәр бирдем, югыйсә, машинада жылы дип кимәделәр. Юлга чыкканда төрле очракларга да әзер булырга кирәк икән. Аннары, бу хәл миндә Чистайның юл-патруль инспекторларына ихтирам уятты. Алар, төп эшләреннән тыш, минем тормышым, сәламәтлегем турында да чын-чынлап кайгырттылар. Кызганычка каршы, юлда торганда аларның исемнәрен сорарга башыма да килмәгән. Тик барыбер күңелем тулы рәхмәт. Уңышлар телим аларга!

Резидә Юсупова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз