Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ләйсән Гыймаева: «Дәвалану узам, әмма бик куркам...»

Җырчы социаль челтәрдәге язылучыларының сорауларына җавап биргән.

Җырчы 2 ел элек үзенә куркыныч диагноз куелуы, операцияләр кичерүе турында сөйләгән иде (монда язган идек). 

- Бер килеш, рәхмәт. Хәзер елга бер тикшеренергә чакыралар. Мин аларны көтеп тормыйм, үзем барам. Күптән түгел МРТ уздым. Хәзер менә колоноскопия узарга йөрим, әмма куркам.

Тормышымда 2 ел элек онкология дигән этап булды. Авыр, катлаулы чор булып истә калган. Хәзер дә гел тикшеренеп торырга тырышам, әмма гел аның турында сөйләп, басым ясап торасым килми. Елмаеп, һәр көннең туганына шатланып яшәргә тырышам. Көн саен диярлек онкология белән очрашкан кешеләр белән язышам. Сынаулар артта калсын, – дигән җырчы бүгенге хәле турында. 

Моннан тыш Ләйсән Гыймаева намазга басуы турында да сөйләгән. 

- Намазга һәркемнең үз юлы. Сынаулар һәм югалтулар аша килү, мөгаен, минем юлымдыр. Мин әти вафат булгач, биш вакыт намаз укый башладым, аңарчы кызыксыну бар иде, иртәнгеләрне сирәк кенә укыштыра идем. Әти-әниләр рухы өчен бала догасыннан да яхшырагы юктыр. Кайчандыр без дә бу дөньядан киткәч, балаларыбыз безгә хәер-догада булсын, дип телим. Бу юнәлештә гаиләдә аңлату эшләре алып барырга тырышабыз, – дигән Татарстанның атказанган артисты. 

Фото җырчының телеграм каналыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев