Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ләйсән Гыймаева: «Эльмира белән камыр ризыклары ашый идек тә, төне буе пресс качать итә идек»

Мәрхүмә Эльмира Сөйләманованы артистлар искә алды.

Чаллыда татар эстрадасының моңлы сандугачы Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган хәйрия концерты узды. Анда мәрхүмә җырчының иҗатташ дусты - Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева да катнашты.

- Эльмира Сөләйманова белән 2008 елдан бирле таныш идем. Аның әле ул елларда зур сәхнәгә беренче адымнарын гына ясаган вакытлар. Без аның белән «Барс Медиа» агентлыгы оештырган күп кенә гастрольләрдә йөрдек. Бергәләшеп Себер, Пермь якларында концертлар куеп йөрүебез истә. Эльмира белән хәтта бер фатирда да яшәгән булды. Ул бик рәхәт, җиңел, искиткеч гади иде... Беркайчан да беркем турында да гайбәт сөйләмәде... Әллә нинди мәзәкләр уйлап чыгарып, безнең күңелне күрә белә иде. Бөтен кешегә дә яратып, «җаным» дип әйтә иде! Иде дип сөйләүләре дә әле һаман да әллә ничек!..

Тагын шунысы истә: аның кызы һәм минем олы кызым чагыштырмача бер вакыттарак тудылар. Эльмираның шул вакытта тазарып киткән вакыты булгандыр, гастрольләр вакытында гел: «Кызлар, булды! Мин диетага утырам», - дия иде. Концертлар вакытында булмый бит инде ул… Әмма гел шуны кабатлый иде! Хәтерлим әле, концерт куеп кайтып, кибеттән күп итеп камыр ризыклары җыеп чыга идек тә, шуны ашый идек. Аннары төне буе «пресс качать» итеп чыга идек…

Бу концертка чакыру алгач та, бер дә икеләнеп тормадым, шунда ук ризалаштым. Эльмираны бик якын кешем итеп күрәм. Тик соңгы елларда аның белән нишләптер аралашмадык. Безнең үз тормыш, аның да үзенеке дигәндәй... Концертта Эльмираның «Сандугачым-тургаем» исемле җырын башкардым. Дөресен әйтәм, өйрәнүе үк авыр булды! Тыңлыйм да елыйм, тагын өйрәнмәкче булам да, тагын елата... Бу җыр Эльмирабыз рухына дога булып барып ирешсен иде! - дип сөйләде "Шәһри Чаллы" журналистына Ләйсән Гыймаева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев