Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әллә үлем озата бардымы?

Хәниянең үлемен күпләр һаман да кабул итә алмый. Аны сагыналар, яратып искә алалар. Яраткан тамашачылары, иҗатташ дуслары аны юксынып яши, истәлекләре белән уртаклашалар, шагыйрьләр шигырьләр язалар.

27 июльдә халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүенә 5 ел тула. Вакыт дәвалый дисәләр дә, Хәниянең үлемен күпләр һаман да кабул итә алмый. Аны сагыналар, яратып искә алалар. Яраткан тамашачылары, иҗатташ дуслары аны юксынып яши, истәлекләре белән уртаклашалар, шагыйрьләр шигырьләр язалар.

Хәния Фәрхинең Буа шәһәрендә яшәүче ахирәт дусты, язучы Гөлнур Айзат яңа шигыре белән уртаклашты.

«Тәтешлемә китәм әле, дустым!» –
Синең миңа соңгы сүзләрең.

Әллә сине үлем озата барган –
Тәтешледә йомдың күзләрең.
Авыр хәбәр шундук килеп җитте:
«Фәрхи китеп барган бу җирдән!»
Меңләгәннәр озата барды сине,
Һәммәсенең башы иелгән.
Кем уйлаган, шундый якты күңел,
Тынар диеп моңлы сандугач?!
Чәчкәләргә карап сагынам, бәгырь,
Ышанмыйча көн дә таң тугач.
Ай калыккач, йолдызларга карыйм,
Телефоным бик тын, эндәшми.
И серләшә идек рәхәтләнеп,
Кайдан табыйм синдәй сердәшне?!
Син бит, бәгырь, яраттыра идең
Елмаюың, сүзең, җыр белән.
Колакларда чыңлый әлегәчә
Челтер тавыш белән син көлгән!
Күлмәкләрне карап фотолардан,
Ризыкларның тәмен белешкән
Минутларны бүген өзелеп сагынам,
Матур чаклар, ихлас көлешкән...
Ай сылуы суга төшкән сыман
Бер мизгелдә күздән югалдың.
5 ел гомер-аз да,  күп тә кебек!
Истәлеккә бары җыр калды.
Гөлнур Айзат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи шоу бизнес