Марат Яруллинга бозым ясаганнар?!
«Бу бит мәетләрне төргәндә кулланыла торган энә. Сак булыгыз» дигән подписчыкларының берсе.
Татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин социаль челтәрләрдә үзен бик каты борчыган хәл турында сөйләде. Ул сәхнә костюмнарына кадалган озын энәләр тапкан.
– Баштан бу турыда сөйләмәс тә дигән идем. Тик бу хәл үземне борчуга салды. Сәхнә костюмнарымнан, ноутбук тышлыгыннан, сумка-рюкзакларымнан энәләр чыкты. Башка җирләрдә дә энәләр бар. Бу, билгеле, яхшылык теләп эшләнелә торган эш түгел! Нәрсә бу, аңламыйм, – дип язган җырчы.
«Бу сезнең белән йөри торган кешенең эше», «Сезгә «Битва экстрасенсовка» барырга кирәк», «Марат, моның белән шаярмагыз. Энәләрне кулыгызга ала күрмәгез. Догалар укыгыз», «Энәләрне җыеп алып җиргә күмегез яисә яндырыгыз», «Бу бит мәетләрне төргәндә кулланыла торган энә. Сак булыгыз», «Бу бозым, сезне сихерләргә телиләр» кебек күпсанлы комментарийлар калдырганнар подписчиклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев