Мошенниклыкта гаепләнүче блогер Илүсә: «Кандала басты безне!»
Проблема турында ул шәхси аккаунтында сөйләде.
Дубайга очсыз турлар сатып, меңләгән кешене төп башына утырткан блогер Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) күңелсез хәлгә юлыккан. Аларның өйләрен кандала баскан. Бу беренче очрак түгел, Дубайда еш була торган проблема, ди.
"Без шокта! Дубайда гына яши башлавыбыз иде, аена 500 мең түләп, арендага фатир алдык. Дубай Марина районы иде. Анда барысы да затлы итеп эшләнгән: ул ремонты, яңа җаһазлар, тәмле ис килеп тора, бер сүз белән генә «шикарно» инде! Нәтиҗәдә нәрсә дисезме? Дөрес, бөтен дөнья кандалага батты. Баштан бернәрсә дә аңламадык, бөтенебез дә кашынып йөрдек... Ә ул кандала икән. Хәтта бер дустыбыз (исемен әйтеп тормыйм) хастаханәдә ятып чыкты! Билгеле булганча, монда медицина бик кыйммәт! Хәзер дә нәкъ шул хәл кабатлана! Бу өебездә дә кандалалар бар. Диванны чыгарып чүплеккә аттык инде, тик һаман кашынабыз", – дип сөйли Илүсә Миңнегалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев