Популяр җырчы әнисенә Тайландта йорт алган
Йортның бөтен чыгымнарын үзе түли.
Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей блогер «Башкорт хуҗабикәсе»н Казандагы өендә кабул итте. Ул аңа үзенең шәхси тормышы, иҗаты турында сөйләде.
Эльвин Грей әнисен хөрмәт итә. Ул аңа Тайландта, диңгез буенда барлык уңайлыклары булган йорт алып биргән.
«Бөтен чыгымнарны үзем түлим. Әни кыш көне шунда яши, җәен бездә. Теплицаны карау, яшелчәләр үстерү хатыным белән әнием өстендә. Мин өйдә үстерелгән яшелчәләр яратам бит», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев