Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Популяр җырчы хәрби операция җирлегенә юл тоткан

Артист үзе белән бүләкләр дә алып барган.

Филипп Киркоров ДНРның Горловка шәһәрендә яраланганнар алдында чыгыш ясады, дип хәбәр итә "РИА Новости".

"Ул яралыылар янына килде. Кем булачагын соңгы минутка кадәр белмәделәр. Машинадан чыккач, алларында Киркоров икәнен аңладылар. Бик намуслы, бик игелекле, кыю, кызганучан, аңа безнең бик яралылар, аларның газаплары тәэсир итте», — дип сөйләгән дәваханә табибы.

Җырчы өч пациентка протезлар белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән.

Шулай ук, музыкант бүләкләр алып килгән.

Декабрьдә Киркоров Анастасия Ивлееваның шау-шулы "ялангач кичәсендә" катнашкан иде. Бу вакыйга җәмәгать резонансы тудырды. Кичәгә килүчеләрнең күбесенең, шул исәптән Киркоровның да, соңрак концертлары гамәлдән чыгарылды һәм алар Яңа ел телешоуларыннан төшереп калдырылды, , дип хәбәр итә https://kiziltan.ru

Гыйнвар башында җырчының НТВ телеканалында «Новогодняя маска» проектында катнашуы өчен гонорарны 30 декабрьдә террор һөҗүменнән зыян күргән Белгород халкына тапшыруы билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес