Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рафис Кәлимуллин концертын танылган режиссер әзерли

Җырчы яңа программасы турында сөйләде.

Татар эстрадасының энерджайзеры дип йөртелүче Рафис Кәлимуллин концертларына әзерләнеп йөри. Ничегрәк бара икән? Нинди яңалыклар көтелә? Шалтыратып хәлен белештек. 

"Быел бөтен нәрсә башкача булачак. Киемнәрдән алып сәхнәдәге бию хәрәкәтләремә, җырларга, хәтта сөйләмемә дә яңалыклар керттек. Гомумән сөйләм азрак булачак. Программа биюләргә һәм җырларга корылган. Экраннан күрсәтеләчәк клиплар да концерт өчен махсус төшерелде. Бу юлы концертымны дустым һәм бик талантлы режиссер Марсель Мәхмүтов әзерли. Беренче тапкыр шундый дәрәҗәдәге профессионал белән эшлим. Аның кайбер идеяларынна үзем дә шаккатам. "Сходу" диләр бит, шулай әллә нәрсәләр уйлап чыгара ул,"- дип уртаклашты җырчы-энерджайзер Рафис Кәлимуллин. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел Рафис Кәлимуллин «Концертымны куям да, билет сатып йөрүдән туктыйм» дигән иде. Монда укый аласыз. Күрәсең, берьюлы концерт та әзерләп, билетлар сату белән дә шөгыльләнүе авыррак булган. 

Шулай ук, быел ул Чаллы Сабан туенда чыгыш ясады, Төзүчеләр көненә махсус кунак булып чакырылды. 

Марсель Мәхмүтов буенча белешмә: актерлык осталыгы буенча педагог, театр әһелләре берлеге әгъзасы, продюсер, режиссер, сценарист. Үз театр студиясе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Рафис Кәлимуллин