Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Равил Галиев шаккатмалы хәлләргә тап булган

Җырчы композитор Ринат Гобәйдуллинның архивыннан алган мәгълүматлары белән бүлеште.

Татарстанның халык артисты Равил Галиев күренекле композитор, остазы Ринат Гобәйдуллин исемен киң җәмәгатьчеклеккә таныту максатыннан, «Тормыш җыры» дип исемләнгән концерт кую мәшәкатьләре белән йөри. Концерт Ринат Гобәйдуллин иҗатына багышлана. «Максатыбыз – зыялы тамашачылар Ринат Гобәйдуллинның җырларын рәхәтләнеп тыңлап утырырлык концерт кую, аның җырларын кабат яңгырату. Концертта күренекле җырчылар композиторның хит җырларын башкарачак», – диде Равил Галиев «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына.

Равил Галиев концертка әзерлек барышында композиторның архив материалларын өйрәнгән һәм шаккатмалы хәлләргә тап булган.

«Ринат абый «Җырлыйк әле» тапшыруында Винера Ганиева «Бик сагынсаң әгәр мине» җырым белән эстрада сәхнәсенә чыктым дип сөйли. Моны Винера Ганиева раслады. Әлеге җырны башкарганда ул бик яшь булган. Винера ханым бу җырны 19 сентябрьдә яңа аранжировка белән тамашачыларга тәкъдим итәчәк», – ди Равил Галиев.

Равил Галиев репертуарындагы  «Әнкәйнең оеклары» дигән җырны Зәринә Хәсәншина 15 яшендә җырлап йөргән икән.

Равил Галиев әлеге мәгълүматны «Болгар» радиосы архивыннан эзләп тапкан. Зәринә бу җырны «Тормыш җыры» концертында башкарачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Равил Галиев Зәринә Хәсәншина Ринат Гобәйдуллин Винера Ганиева