«Резидә Шәрәфиеваны искә алганда күзләремә яшьләр тыгыла»
Җырчы гомеренең соңгы көненә кадәр юбилеен үткәрергә әзерләнгән. Тик...
Халык күңеленә үзенә генә хас калын, моңлы тавышы, җылы карашы һәм стильле киенүе белән кереп калган Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиевага 2026 елның 10 январында 60 яшь тулган булыр иде. Узган елда аңа туган көнендә энесе Илһамны соңгы юлга озатырга туры килде. Яман чир энесен вакытыннан алда алып китте. Шул ук чир 2025 елның җәендә Резидәбезнең үзен дә җир куенына "салды". Резидә авыруы турында халыкка сиздермәде, хәле булганда гел концертларда катнашты. Иҗатташ дусты Равил Галиев әйтүенчә, гомеренең соңгы көненә кадәр 60 яшьлек юбилеен үткәрү буенча эшләде. Кызганыч, аның юбилее үзеннән башка гына уза.
Юбилей көнендә Резидә Шәрәфиеваны аның хезмәттәшләре, дуслары белән искә алдык.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина:
- Резидә Шәрәфиева минем талантлы, кешелекле якташым иде. Аны еш искә алам һәм һәрвакыт күзләремә яшьләр тыгыла. Чөнки ул ипле, тырыш һәм тәрбияле булды. Аның да тормышында төрле хәлләр булгандыр, әмма ул беркайчан да күтәрелеп бәрелмәде, кешене гаепләмәде. Кайбер булыр-булмас җырчылар кебек, гайбәтләр сөйләмәде. Мин аның белән еш кына бергә концертлар куеп йөрдек. Минзәлә районы Нарат Кичү авылында өйләрендә кунак булдык. Ул чагында әтисе дә исән иде. Менә хәзер аның соңгы җырларының берсе "Бусага"ны тыңлаганда Резидәнең нурлы, чын татар өе күз алдыма килә. Резидәбез үзенә бер төрле, аерым стильле, беркем белән дә бутап булмый торган җырчы булды. Ул кул астындагы юк кына нәрсәләрдән дә мода ясый иде. Күлмәкләрен ничек кенә үзгәртми иде. Барсы да үзенең гәүдәсенә килешә. Һәрвакыт мода журналы тышлыгындагы кебек матур, зәвыклы булды. Сәхәнәдә беркайчан да дыр-дыр сикереп йөрмәде. Һәрвакыт үзенең тавыш мөмкинлекләренә туры килә торган җырлар сайлады. Аның бер генә җырын да: "Резидә бу җырын нигә җырлады инде", - дип тыңлаган юк. Нинди генә җырын алсаң да, алар барсы да аның тавышына тәңгәл килә. Ул җырларны сайлый белә иде, беркайчан да мәгънәсез җырлар башкармады. Без Резидәбезне бик сагынабыз, юксынабыз. Телевидениедән чыгышларын ешрак күрсәтсеннәр иде. Ул халкыбыз күңеленә кереп калган җырчы.
Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова:
- Без Резидә Шәрәфиева белән Казан филармониясендә бергә эшләдек. Аның белән эшләү зур бәхет иде. Чөнки ул бар яктан да үрнәк булды: гади, ярдәмчел, беркайчан да кеше сөйләмәде. Һәрвакыт киңәшләрен бирә иде. Хәзер андый кешеләр юктыр да. Ул бик күп белә иде, аның белән төрле темаларга рәхәт итеп сөйләшеп була иде. Резидә апа бик тырыш иде. Ул әнисенә, туганнарына булышты. Энесе Илһам абый чирләгәч, бик нык борчылды. Ничек тә аны терелтергә тырышты. Тик аяусыз чир аны яраткан энесенннән аерды. Гаиләләренә авыр кайгы килгәч әнисе, туганнарының төп терәге булды. Сабырлыгы да шаккатмалы иде. Миңа калса ул үзенең авыруын да соңгы чиккә җиткәндә генә якын кешеләренә әйткәндер. Аларны борчыйсы килмәгәндер... Арабыздан китүе барыбызны да тетрәндерде. Кызганыч, юбилеен үзеннән башка уздырабыз. Анда мин туганнарының рөхсәте белән Резидә апабызның "Бусага" җырын башкарам. Ничек җырлармын дип бик борчылам. Күз алдымда Резидә апа, залда туганнары... Резидә Дамир кызының рухы шат булсын. Бер елда ике газиз баласын югалткан Рәйхана апага, кызы Зөләйхага, туганнарына Аллаһ ярдәм бирсен.
Татарстанның артисты Чулпан Арсланова:

- Резидә Шәрәфиеваны талантлы, үзенчәлекле җырчы, ярдәмчел кеше буларак хәтеремдә саклыйм. Ул бер вакыт социаль челтәрләрдә үзенә пародия ясаучылар арасында бәйге уздырган иде. Мин шунда катнашып, җиңдем. Резидә миңа югары бәя бирде. Узган ел композитор Ринат Гобәйдуллинны искә алу кичәсендә миңа Резидә Шәрәфиеваның прототибын уйнарга туры килде. Шунда ул миңа үзенең киемнәренең кайбер элементларын бирде. (Фотода) "Энергетик" мәдәният сараенда узган кичәдә, минем Резидә булып уйнавымны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Шуннан соң сәхнәгә Резидә үзе чыкты.
60 яшьлек юбилей кичәсендә минем Резидәнең прототибын уйнавымны сорадылар. Мин рәхәтләнеп риза булдым. Резидәбезнең исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертә алуым белән үземне бәхетле саныйм. Кичәләрдә пародия ясап, җырларын башкарам. Яратып тыңлыйлар. Резидә Дамир кызының урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев