Ринас Әхмәтов: «Аерылмаган булыр идем»
«Әгәр мондый канун булса», - ди җырчы-композитор.
Аерылышырга теләгән парлардан 100 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләтергә кирәк. Шундый тәкъдим белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чыкты. Хәзерге вакытта ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә пошлина 5-әр мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, депутат аерылырга теләк белдергән парларга уйлар өчен бирелгән вакыт арасын да 3 айга кадәр озайтырга киңәш итә. Бу чаралар чыннан да гаиләне саклап калырга ярдәм итәрме? Шәһәрдәшләребез фикерләрен сораштык.
Ринас Әхмәтов:
– Әйбәт закон. Мин әле бу санга тагын бер ноль өстәр идем. Өйләнешкән парлар, штраф түләү куркынычын уйлап, аерылышканчы бу суммага җир яки фатир алуың, ремонт ясавың, балаларны укытуың яхшырак дисен. Бу канун элегрәк кергән булса, мин аерылмаган да булыр идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев