Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ринас Әхмәтов: «Элек 1 сентябрьгә чәчәк табуы да авыр иде»

Танылган эстрада йолдызы бүген ике кызын мәктәпкә озата.

Бүген Чаллы мәктәпләрендә Белем бәйрәме уңаеннан тантаналы линейкалар үтә. Беренче кыңгырау чыңыннан соң барлыгы 77 меңгә якын укучы янә парта артына утырачак. Алар арасында эстрада йолдызы, шәһәрдәшебез Ринас Әхмәтовның кызлары да бар. Алар кайда белем ала икән? Нинди фәннәрне үз итәләр? Җырчы белән элемтәгә кереп, шул хакта сөйләшеп алдык. Үзенең дә мәктәп елларына бәйле хатирәләрен яңарттык. 

“Өч кыз әтисе буларак, 1 сентябрь минем өчен бик тә истәлекле һәм дулкынландыргыч көн инде ул. Быел олы кызыбыз Самира 39нчы мәктәптә соңгы елын укыячак, 9ны тәмамлап медицина көллиятенә укырга керергә тели. Табиб булырга хыяллана. 

Уртанчы кызыбыз Амелия дә шул ук мәктәптә 2нче сыйныфта укыячак. Әтиләре кебек инде ул иҗатны, музыканы үз итә. Төпчегебез әле бакчага гына йөри. Иң мөһиме – тырышып, безне куандырып укырга язсын инде балаларыбызга. Моның өчен хәзер бөтен шартлар да бар. 

Элек 1 сентябрьгә букет табуы да проблема иде бит. Үзебездә булмаса күршеләр ярдәмгә килә иде. Бакчаларда нинди чәчәк бар - шуларны җыеп алып китә идек.

Мин үзем, 3 сыйныфка кадәр туган авылым Чирүдә (Актаныш районы) белем алдым. Аннары инде 9 класска кадәр 3 км ераклыктагы Әтәс дигән авылга җәяү йөреп укыдым. Көзге яңгырмы, кышкы буранмы - бернигә карамый чыгып китә идем. Кайвакыт юлда колхоз машинасы очрап утырта иде.

Төрле чаклар булды инде. Шуңа да карамастан югалмадык, тормышта үз урыныбызны таптык. Балаларыбызга да мин шәһәребез, республикабыз җитәкчелеге тарафыннан булдырылган мөмкинлекләрдән файдаланып, тырышып белем алуларын, тәрбияле һәм зыялы шәхесләр булып үсүләрен телим”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты җырчы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев