Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Ринас Әхмәтов: «Кызымның туенда җырлаячакбыз...»

Автор башкаручы яңалыклары турында сөйләде.

Чаллыда яшәүче автор-башкаручы, «Болгар» радиосы премияләре лауреаты Ринас Әхмәтов актив иҗат итә. Аның җырларын татар-башкорт эстрадасы артистлары яратып башкара.

Ринас белән иҗаты, балалары турында сөйләшеп алдык.

– Самирабыз медицина көллиятендә укый. Бәләкәйләре каникулда. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк алар белән булырга тырышам. Кафеларга, күңел ачу урыннарына алып барам. Балаларым минем өчен беренче урында. 
Икенче урында иҗат. Яңа җырлар яздым. Аларның 4-5 е әзер инде. Тиздән аларны музыкаль мәйданнарга чыгарам. Тамашачылар килсә, 25 ноябрьдә туган шәһәремдә концертымны куям. 
Анда кызым Самира да катнаша. Мин аны 5 яшендә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында беренче тапкыр сәхнәгә чыгардым.  Ул мин язган «Мин сезне яратам» дигән җырны башкарды. Аннары безнең «Әти бала бәхете» дигән дуэтыбыз да булды. 
3 ел элек кызыма  «Хыялларым» дигән җыр язып бирдем. Аның җырлаганын бик ошаталар. Шул җыр белән конкурсларга йөри башлады. Бер җыр белән генә булмый дип, аңа тагын бер җыр яздым. Ришат Шәйхетдинов аранжировка ясады.
Кызыма 16 яшь бит, үсә. Бу җыр мәхәббәт турында. Үзем никахларда, туйларда эшлим.  Самираның вакыты булса, бу җырны аның белән дуэт җырларбыз. 
Вакыты килеп җитәр, баламның кияүгә чыгасы килә башлар. Шундыйрак темага Лилия Гыйбадуллина шигыренә тагын бер җыр яздым. Аңа Марат Вәлиев аранжировка ясый. Аллаһтан вакыты җиткәч, кызымның туенда бергә җырларбыз. 
Аллаһка шөкер, җырларым туа тора. Аларны тиздән барлык музыкаль мәйданнарда ишетеп булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә иҗат Ринас Әхмәтов Лилия Гыйбадуллина