Ринас Әхмәтов: «Мин бу көнне көттем»
«Пятачок» 1000 процент шәп үтә», - ди җырчы.
Боровецкий бульварында чираттагы «Шәһри Чаллы»дан – пятачок» гөрләде. Бу юлы кунакка шәһәребезнең моңлы сандугачы Ринас Әхмәтовны чакырдык. Халык аны бик ярата. Дәртле җырларына кушылып җырлый, сәхнә артында фотога төшәр өчен чират тора. Миңа да интервью алыр өчен шактый көтәргә туры килде.
– Ринас, бигрәк яраталар инде үзегезне, җибәрмиләр...
– Әллә инде... (көлә).
– Кәефләрегез ничек? «Пятачок» ошадымы?
– Аллаһка шөкер, әйбәт! «Шәһри Чаллы» тарафыннан уздырылучы бу «пятачок»лар инде күп еллар бара. «Шәһри Чаллы»ны да, артистларны да – кемнәр килә, кемнәр катнаша – күзәтеп барам. Аллаһ боерса, шушы сәхнәләрдә мин дә җырлармын әле дип уйлый идем. Ниһаять, ул вакыт килеп җитте. «Шәһри Чаллы» газетасына шушы бәйрәмгә чакырганнары өчен бик зур рәхмәтемне белдерәм. «Пятачок»ларыгыз бүген ничек матур уза, алдагы елларда да шулай күркәм итеп оештырылсын.
– «Пятачок»тагы атмосфера ничек соң?
– 100 процент, хәтта 1000 процент шәп үтә. Безнең Чаллы халкы ул, гомумән, урамда оештырылган бәйрәмнәрдә җыела, катнаша, ял итә белә.
– Бүген ниләр белән шөгыльләнәсез? Нинди яңалыкларыгыз бар?
– Мин автор бит инде, көйләр язам. Үземә дә, заказ буенча да. Хәзер сезон башланды. Әле яңа гына яздырткан җырларым да бар. Аларны халыкка чыгарасым килә. Менә шулай көн уза, уйланып төн уза дигәндәй.
– Кызларыгыз да җыр-моңга тартыламы?
– Августта олы кызыма 16 яшь тулды. Беренче тапкыр 5 яшендә сәхнәгә чыккан иде, бүгенге көнгә кадәр җырлый. «Әтием бер җыр җырлыйсым килә», дип яңа җырга заказ бирде әле. Моңарчы да аңа берничә җыр язып биргәнем булды. Гөлназ исемле кыздан сүзләрен яздырдык. Көен илһам килү белән язарбыз, Аллаһ теләсә.
– Димәк, тиздән сәхнәләрдән күрәчәкбез икән...
– Ул миннән матуррак җырлый диләр. Шулай булсын да. Чөнки ул минем горурлыгым. Чыннан да, матур җырлый ул. Әтисе кебек көйләр дә яза башламас микән дип тә уйлыйм. Кызларымның уртанчысы да бик талантлы – җырлый да, бии дә. Кечкенәсе дә җыр-биюгә тартыла.
– Тиздән беренче сентябрь. Әзерләнеп беттегезме?
– Олы кызым тугызны бетергәч тә медицина көллиятенә укырга керде. Икенче кызым 3 сыйныфка бара. Һәм төпчегем быел беренче сыйныфка укырга керә. Менә шулай үсеп беттеләр, Аллаһка шөкер!
– Исән-имин булсыннар. Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев