Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтов 8нче мартта зиратка барды

Ни өчен?

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов бу хакта социаль челтәрләрендә пост урнаштырды. 8 мартның ни өчен яратмавын әйтте. Баксаң 12 ел элек бу көнне аның әнисе вафат булган.
Шуңа күрә Ришат ел саен 8 мартта чәчәкләр алап зиратка бара. Быел да традициягә тугры калган һәм үзәк өзгеч видео күрсәтте.

«Бүген 8 март… Синең киткән көнең… Мин, һәрвакыттагыча, синең яныңда. Әни, син әйткән сүзләрне истә тотам, туган нигезне карап торабыз. Син утырткан гөлләр әле дә чәчәк атып утыралар. Мәктәптә укыган вакытларда, әни, мин синең янга төшә торган идем. Ә син миңа икешәр порция ризык ашата идең. Әй, шундый рәхәт вакытларым бар иде, – ди җырчы.

Ришат Фазлыйәхмәтов исән чакта әниләрнең кадерен белергә чакыра. 

«Ел саен әниемне 8 Март бәйрәме белән зиратка барып котлыйм... Кулына чәчәк бәйләмнәрен тапшырып, күзләренә карап, кочаклый да алмыйм... Сергей Безруков катнашкан «Мамы» киносы да нәкъ минем тормыштан алынган төсле. Ни кызганыч, минем тормыш - кино түгел, ә чынбарлык... Урының җәннәт түрләрендә булсын, әни», – дип язды ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту үлем-китем Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишка