Ришат Фазлыйәхмәтовны гаепләп хатынына язалар
Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтовны гаепләп хатынына язалар

«Мин шундый кешегә охшаганмени? Ялгышасыз», - ди җырчы.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе турында сөйләде. 

Сәбәбе аның хатыны Тәтишкага җырчыны «тәкәббер, үзен әллә кемгә куя» дип язалар икән. 

Ришат мондый смслар язучыларга: «Дуслар, мин шундый кешегә охшаганмени? Мин күпләрдән бары тик җырлый белүем белән генә аерылам. Башка җирем бар кешеләрнеке кебек, холкым да, үзем дә яхшы. Мин тәккәббер түгел, ялгышасыз», – дип җавап биргән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Ришат Фазлиахметов Татишка

Нет комментариев