Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин әти булды

Баланың исеме билгеле түгел.

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә кичә эче пошуын әйтте.  Чөнки хатыны Алия берничә көн элек бала тудыру йортына киткән иде. 

Бу юкка гына булмаган, җырчылар гаиләсендә шатлыклы вакыйга! Кичә, 10 апрельдә Ураза гаете көнне аларның мәхәббәт җимеше - уллары туды.

Изге бәйрәм көнендә аваз салган сабый сәламәт, иманлы, бәхетле булып үссен. Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллинны әти-әни булулары белән котлыйбыз. Сабый, әти-әнисенең лаеклы дәвамчысы булсын.

Баланың исеме билгеле түгел. Ришат Төхвәтуллин: «Баланы кулга алгач, исемен сайларбыз», - дигән  иде. 

Фотолар Ришат Төхвәтуллинның телеграмм-каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришат Тухватуллин бала ана капиталы Алия Карачурина