Ришат Төхвәтуллин тагын бер йортлы булган
Үзе сөйләде.
Ришат Төхвәтуллин гастрольләргә йөрү өчен автойорт сатып алган. Ул аны дусларына да күрсәткән. Монда яшәү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Гардероб һәм душка кадәр бар икән.
«Уңайлы микән дип икеләнгән идем. Әлегә, дуслар, барысы да идеаль. Рәхәтләнеп душ керәм. Суы кап-кайнар, туалеты да әйбәт. Йоклау нормально, бер дигән. Кайбер кунакханәләрдән дә яхшырак. Идәннәре дә җылытылган, суыткыч та бар. Дөрес, кышкы салкыннарда йөреп карамадым әле. Хәзер бераз эссерәк тә. Радиатор белән җылына, нәкъ өйдәге кебек. Автойортка әлегә «бишле» куям, бик уңайлы. Бу хәтле киемнәрне, әйберләрне кунакханәгә ташый башласаң, бер дә рәхәт булмас иде», – дип сөйләде җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев