Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

Рөстәм Маликов үзеннән 30 яшькә яшьрәк хатынга өйләнгән

«Үз йорты, фатиры, машинасы бар», - ди җырчы.

Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов икенче тапкыр өйләнгән. Бу хакта ул «Ирек мәйданы» газетасына әңгәмәдә сөйләгән.

Беренче хатыным белән аерылгач, озак еллар ялгыз яшәдем. 2 ел элек үз тиңем очрады. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы Ләйсәнгә өйләндем. Аллага шөкер, яратышып, бик матур яшибез. Яшь аермабыз 30 ел булуы да сизелми. Ләйсән – инглиз теле укытучысы. Үз йорты, фатиры, машинасы бар. Ире вафат. Беренче никахтан 23 яшьлек улы бар.

«Җәйләр көтеп яшим» дигән яңа җыр яздырдым. Көе дә, сүзләре дә үземнеке. 20 июльдә 75 яшь тула. Тиздән Төркиягә ялга җыенабыз, – дип сөйләгән ул.

Рөстәм Маликовның беренче хатыны – җырчы Гүзәл Маликова. Уллары Гайсә һәм Муса Маликовлар да – сәнгать өлкәсендә үз исемнәрен булдырган шәхесләр. Муса 1990 елда илкүләм дәрәҗәдәге «Утренняя звезда» телеконкурсында Гран-при иясе булган иде. Җырчы, музыкант, композитор бүгенге көндә Германиядә яши.

Узган ел Рөстәм Маликов белән кече улы Гайсә арасында фатир өчен конфликт та чыкты. 

Рөстәм ага Казан шәһәре үзәгендәге Зур Кызыл урамында гаилә яшәгән 4 бүлмәле зур фатирны элеккеге гаиләсенә калдырып, үзенең 1 бүлмәле фатирына чыгып киткән. Яшь хатыны Ләйсән ханым белән гаилә корып, шушы кечкенә фатирында яшәп ята. Гайсәгә исә шушы фатир тынгы бирми – ул аны үзе исеменә яздырып куюны таләп итә, дип язган иде Интертат. 

«Рөстәм гаиләсенә 4 бүлмәле фатирын да, гаражны да, машинаны да калдырып чыгып киткән. Аның үзенә шул 1 бүлмәле фатиры калган, ул шушы фатирга да лаек түгелмени соң инде?!» – ди Ләйсән ханым, аптырап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

2

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев