Руслан Кираметдиновның тавышы беткән
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдиновның тавышы беткән

Ул тагын концертын күчерергә карар кылган.

Популяр җырчы Руслан Кираметдинов тагын бер концертын күчерүе турында хәбәр итте. 

–    Мари Эльда, Бәрәңгедә концерт куйдык. Белмим, бу тавышка нәрсә булгандыр…Әллә күз тидерделәр, әллә сихерләделәр… Шуңа күрә Балтачта булачак концертыбызны 6 гыйнварга күчерәбез. Үпкәләмәгез. Миңа туган көн концертына кадәр аз гына ял кирәк. Сезнең белән, Аллаһ боерса, Яңа елдан соң күрешербез, – ди ул.

Руслан үзенең туган көнендә Чаллыда популяр җырчылар катнашында зур концерт куярга җыена. Терелеп, тамашачысы белән очрашырга насыйп булсын аңа.
 


Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА

Нет комментариев