Саксафончы Айрат Закиров: «Кемнәрдер үпкәләде»
Саксафончы егет аңлатма бирде.
«Алма агачыннан ерак төшми» дигән татар халык мәкале музыкант Айрат Закировка бик туры килә.
Мәктәптә укыганда әти-әнисе яраткан җырчыларыбыз Люцмя Мусина белән Рөстәм Закиров аны хоккейга йөрткән иде. Әмма егет сәнгать юлыннан китте.
Армиядән кайткач артистлар белән гастрольгә йөри башлады. Башта Илсөя Бәдретдинова, аннары Вадим Захаров төркемендә саксафончы булып эшләде.
Хезер ул Ләйлә Галиева төркемендә. Саксафонда да уйный, җырлый да. Айратның үзенең тамашачылары барлыкка килде.
Яшь талант социаль челтәрләрен дә актив алып бара.
Соңгысында ул Татарстанның халык артисты Вадим Захаров төркеменнән китүенә шат булуы турында пост язды.
«Сторисларыма: «Синең Вадимнан китүеңә без бик шат», – дип яздылар. «Мин дә шат Вадимнан китүемә», – дип язган идем, кемнәрдер моңа үпкәләде. Нигә үпкәләргә инде, чын күңелдән яздым бит. Мин хәзер Ләйлә Галиевада эшлим. Ләйлә Галиева миңа җырларга бирә. Вадим миңа мәңге җырларга бирмәс иде. Шул ук вакытта мин Вадимга чын күңелдән рәхмәтлемен. Аны бик хөрмәт итәм», – ди Айрат.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев