Салават Фәтхетдинов гаиләсендә борчулы хәл
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов гаиләсендә борчулы хәл

Бу хакта килене Рузия Фәтхетдинова хәбәр итте.

Татарстанның халык  артисты Салават Фәтхетдиновның иң кечкенә оныгы -  улы Рөстәмнең малае Дамир, авырап, хастаханәгә эләккән. Бу хакта аның килене Рузия хәбәр итте.

«Кайвакыт шулай да була. Балам, җаным…» – дип язган ул, үзенең социаль челтәрдәге битендә, хастаханә палатасы кадрларын күрсәтеп.

Моннан 7 ай элек, Җиңү бәйрәмендә туган Дамирга авыруны тиз арада җиңеп чыгарга насыйп булсын. 


бәхетсезлек ана бала Салават Фәтхетдинов Шоубизнес Рустам Фатхутдинов

Нет комментариев