Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов тагын бер кат бабай була

Бу статусны кем бирә?

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның спортчы улы Рөстәм социаль челтәрләрдә яңа ел фотосын урнаштырды.

Рөстәм бәби көткән хатыны Рузияне кочаклап чыршы янында фотога төшкән. Бу фото булачак әтинең сторисларында. 

Рузия үзе дә, узып баручы елга нәтиҗә ясап, видеоролик урнаштырган. Кадрларда аның тесты «авырлы» дип күрсәткән  һәм УЗИ нәтиҗәсен күреп була. 

Яраткан җырчыбыз Фәтхетдиновлар гаиләсен шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Сабый исән-сау тусын, гаиләне тагын да бәхетле итсен. 

Рөстәм Фәтхетдинов сөйгәненә 2022 елның февралендә Чаллы ипподромындагы автоузышларда тәкъдим ясаган иде. Август аенда  Фәтхетдиновлар гөрләтеп туй уздырдылар. 

Фото Рөстәм Фәтхетдиновның социаль челтәрдәге битеннән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Шоубизнес