Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновны тәнкыйтьлиләр

Җырчы үзенчәлекле, кызык һәм авылча видео төшергән.

Салават Фәтхетдинов, үзе әйткәнчә, «1 августтан алып примерно 18енә кадәр Камал театрында» концертлар куячак. Зур тамашага чакырып ул үзенең социаль челтәрендә видео урнаштырды. Үзенчәлекле, кызык һәм авылча итеп төшерелгән әлеге видео күпләрне битараф калдырмады. Өчәүләп кечкенә мопедка утырган Салават һәм аның ике баянчысы өчен дә борчылганнар. «И Ходаем, егылып төшә күрмәгез инде,» - дип язгыннар.

Ә менә Гөлнар Сабирова исемле ханым җитдиерәк нәрсәләр өчен борчылган. Янәсе Салават Фәтхетдиновның дәрәҗәсе болай гына булырга тиеш түгел, концертларында тере оркестр уйнасын. «Салават абый син бит институтта профессор. Авыл клубында кебек хәзер концертың. Син бит мескен түгел, 5-6 кешедән торган оркестор ялламаска, хотя бы Казан концертында! Безнең Салават абыйның концерты югары дәрәҗәдә булырга тиеш,» - дигән ул. Фикерен 3 ел элек Салават Фәтхетдинов концертында «күргәннәреннән» чыгып язганын да әйтә. Үзенең авыл кызы булуын, культура институтын тәмамламагынын да белдертә. Аның белән килешеп язганнар да бар, килешмәүчеләр дә.

Салават Фәтхетдиновны яклап танылган блогер Барон (Альберт Шакиров) зур гына язма калдырган. «Салават гомумән музыкантларсыз да җырлый ала торган сирәк башкаручыларның берсе. Оркестрга килгәндә, андый чыгыш елына бер булырга мөмкин. Чөнки ул башка формат, башка концепция, махсус репертуар белән эшләнә торган әйбер,» - ди ул Гөлнар ханымга җавап итеп. Салават Фәтхетдиновның күз буяу белән дә шөгельләнмәгәнен билгеләп үткән блогер.

Җырчының иҗатын яратучылар такмаклар да тезгән. «Талларга кунды сандугач, мин аны эзлиммени, Салават керде күңелгә, җырламый түзиммени»

«Примерно» сүзен дә урап узмаганнар. Юмор остасы Данир Сабиров болай дип өстәгән: «Примерно киенеп примерно 18енә кадәр бер килеп примерно утырып китәргә иде.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данир Сабиров Салават Фәтхетдинов