Салават Фәтхетдиновның туганы Айдар: «Гаиләбезгә кайгы артыннан кайгы килде»
«Башта әти, аннары бертуганым мәңгелеккә күзләрен йомды», - ди ул.
«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә кунаклар еш килә. Бүгенге кунагыбыз, әңгәмәдәшебез – Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның туганы, җырчы Айдар Фәтхетдинов.
– Айдар үзең белән таныштыр әле.
– Мин Башкортостанның Тәтешле районы Ак Сәет авылында туып-үстем. Әтиемнең туганнары барсы да татар җырына, сәнгатьткә гашыйклар. Әтием гармунда, баянда уйный, матур җырлый иде. Мине кечкенәдән җырлатып үстерде. 6 яшемннән сәхнәдә.
– Синең төс-кыяфәтең дә, тавышың да Салават абыйга охшаган. Тамашачылар да охшатамы? Бу сиңа ярдәм итәме?
– Сәхнәдә генә түгел, урамда да охшаталар. Мин руль артында гел күзлек кием йөрим, чөнки күзләрем начар күрә. Кайвакыт машинадан чыкканда күзлекне салырга онытам. Урамда: «Карагыз, Салават Фәтхтединов. Автограф алырга кирәк», – дип сөйләнеп киләләр, якынайгач кына ул түгеллеген беләләр. Абыйга охшашлыкның файдалы яклары күп инде. Бу миңа Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, чөнки Салават Фәтхетдинов күптәннән танылган, ул легенда, аны татар дөньясында белмәгән кеше сирәк. Җырчы булудан тыш, ул җәмәгать эшләрендә, Татарстанның сәяси тормышында да актив катнаша. Аның белән охшашлык миңа нык ярдәм итә. Җырчылар күп булган заманда, мине тамашачы яшь җырчы буларак та, аның туганы итеп исендә калдыра. Аның җырларын олысы да, кечесе дә яратып тыңлый. Ул аларны мин җырлаганга да ачуланмый. ГАИ туктатса да, Салават абыйның туганы икәнлегемне белгәч, документ та сорамыйча җибәрәләр. Катлаулы проблемаларны чишкәндә абыйның бер шалтыратуы җитә.
Салават абый белән охшаш булуның тискәре ягы да бар. Мине аның белән чагыштыралар. Безнең яшь аермасы 17 ел. «Яшь Салават. Абыеңа охшатып җырлыйсың», – диләр. Аллаһы Тәгалә мине аңа охшатып яраткач, шундый талант, тавыш биргәч нишлим инде. Мин бит пародия ясамыйм. Бу сыйфатлар геннардан. Аның кебек булырга омтылмыйм. Чөнки ул кабатланмас, бердәнбер. Әмма мин аңардан үрнәк алып, үземчә җырлап, сәхнәдә үз урынымны табарга тырышам. Мин һәркем тормышта үзе булырга тиеш дип саныйм. Салаватның туганы булу мине җаваплылыкка этәрә, шуңа күрә һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышам.
– Айдар сезнең гаиләдә югалтулар да…

– Кызганыч, гаиләбезгә бер-бер артлы авыр кайгы килде. Башта талантлы, киң күңелле, уңган әтием Рәфит көтмәгәндә вафат булды. 2022 елда 40 яшендә бертуганым Лилиябез мәңгелеккә китеп барды. Аның үлеме белән һичкенә дә килешеп булмый. Иң авыры әнигә. Бергә яшәгәч Лилиянең гамәлләре, әйберләре әнинең күз алдыннан китми. Бүгенге көндә Лилиянең улы Нияз гаиләсе белән әни янында яши. Илназыбыз Нефтекама шәһәрендә электрчы булырга укый. Алар да гел Лилияне искә төшерә. Аннары 93 яшендә зур инәй Тәкълимә матур гына китеп барды. Мин аны да бик юксынам, чөнки без бәләкәйдән аның белән үстек. Ул безне иманлы, кешелекле булырга өндәп үстерде. Нишлисең инде, язмышыбыз һәрберебезгә туганда ук языла. Кадерлеләребезнең урыннары җәннәтә булсын. Без, исәннәргә, сабыр булырга гына кала.
Фотолар Айдар Фәтхетдиновның шәхси архивыннан алынды.
Җырчы белән тулы әңгәмәне «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок» кушымтасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев