Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сез яхшы хатын-кызмы, әллә инде... (тест)

Бу сорауга җавап табар өчен түбәндәге тестны үтеп карагыз әле.

1. Ирегезнең эш урынында бәйрәм киче, ди.
 -Мин дә барам (5 балл).
- Чакырса, барам (1.)
- Нишләп йөрим, үзе генә барсын (3).
2. Танышуыгызга 10 ел тула. Ничек үткәрерсез икән?
- Дуслар, туганнар белән (5).
- Икәү генә (1).
- Истә калырлык итеп оештырасы килә (3).
3. Сезне иң куркытканы нәрсә...
- Авырып китүе (1).
- Санламавы (3).
- Миңа ошамый башлавы (5).
4. Кесә телефонына яраткан кешегез шалтыратканда...
- Үзенчәлекле көй уйный (1).
- Гади сигнал (3).
- Вибрацияле шалтырау (5).
5. Әгәр икегезгә бер машина икән, анда кем йөриячәк?
- Ирем (1).
- Ирем мине йөртәчәк (5).
- Мин инде (3).
6. Ирегез сезгә ошамастай кием алган. Киясезме, юкмы?
- Киям, ди! (5)
- Ул алгач, ничек кимисең? (1).
- Өйдә булса да киештерермен (3).
7. Сезгә бер кешелек юллама бирделәр, ди. Барасызмы?
- Әлбәттә! (5).
- Юк, ирем белән барырыбыз әле (1).
- Ирем бар дисә генә (3).
8. Күпмедер акчагыз бар, ди. Нәрсә аласыз?
- Иремә сәгать (1).
- Үземә сумка (5).
- Икебезгә уртак берәр әйбер (3).
9. Өстәлдә бер кисәк пирог калган.
- Кем өлгерә, шул ашый (3).
- Иремә булсын, дип юл куям (1).
- Пирогны бигрәк тә яратам! (5).

Нәтиҗәләр:
9-19 балл. Һәрвакыт ирегезнең мәнфәгатьләрен кайгыртасыз. Болай сезгә ошый икән, бер сүз юк. Дөрес яшәмәвегезне үзегез дә сизә башлаган очракта, үзгәрергә туры киләчәк.
20-29 балл. Сезнең мөнәсәбәтләр  чагыштырмача тигез. Беркем беркемнән дә зур корбаннар сорамый һәм үзе дә гел ташламаларга гына бармый.
30 баллдан югары. Ирегездән артык күпне таләп итәсез. Гарчә үзегез аның өчен бөтенесенә әзер булмасагыз да. Болай бер яклы яшәү ирегезне итәме-соңмы туйдырырга мөмкин.
фото ачык чыганаклардан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тест

2
X