Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Танылган композиторга машина урынына ике кәнфит савыты биргәннәр

«Ока» машинасы бүләк иткән булсалар, әллә кайчан ватылыр иде инде», - ди аның хатыны, җырчы Асия Әхмәтшина.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина архивта казынырга ярата. Буш вакытларында ул газета-журналларда басылган мәкаләләрне укый, фотолар карый. Архивта казынганда бер кызыклы истәлекне яңарткан. Җырчы аның белән «Шәһри Чаллы» журналисты белән уртаклашты.

– Чаллыда кече литражлы «Ока» заводының гөрләп эшләгән вакыты. Биредә «Ока» машинасына җыр язучылар арасында конкурс игълан иткәннәр. Газеталарга: «Җиңүчегә машина бүләк ителә», – дип язганнар. Сирень Якупова шигыренә Вәсим Әхмәтшин көй язган иде. Аны хор белән башкарып, җырны студиядә яздырганнар. Вәсимнең бу җыры беренче урын алды һәм ике кәнфит савыты белән бүләкләнде. 

Шуннан соң күпләр безгә: «Машина бүләк иттеләрме соң? Газеталарга шулай язган иделәр бит», – дип сорадылар. «Ока» машинасы бүләк иткән булсалар, әллә кайчан ватылыр иде инде. Ә болар һаман матур булып торалар. Кызык, вәгъдә ителгән машинаны кем алды икән? – ди җырчы. 

Фото Асия Әхмәтшинадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: композитор Вәсим Әхмәтшин Асия Ахметшина Сирень Якупова «Ока» автомобиле