Танылган җырчы Люция Мостафина бакчасында фасоль дә үстерә
723
0
Шәһәрдәшебез, танылган җырчы Люция Мостафина үз бакчасында кыяр, помидор, бәрәңге, кишер кебек төп яшелчәләрдән тыш фасоль дә үстерә.
«Үстергәндә матур, сакларга уңайлы, сәламәтлек өчен үтә дә файдалы», - ди Люция апа Мостафина.
Фасоль нерв системасын ныгыта, организмны яшәртә, гемоглобинны күтәрә, туклыклы.
Люция апа кышка әзерләү өчен яраткан рецепты белән дә бүлеште:
Ингредиентлар:
2кг - баклажан
0,5 кг - кишер
1кг - фасоль
0,5 кг - борыч
1,5 кг - помидор
3 баш суган
200гр - сарымсак
0,5 литр - үсемлек мае
100гр – серкә (уксус)
70гр - тоз
150гр - шикәр
Тәм буенча укроп, петрушка өстәргә була.
Баклажанны шакмаклап турап, тозлы суга 1 сәгатькә салырга. Фасольне пешерергә, кишер белән суганны кыздырырга. Помидор белән борычны телемләп, сарымсакны ваклап турарга. Барысын да болгатып, 1 сәгать пешерергә, аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев