Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Тәтешле егете Хәния Фәрхинең исемен мәңгеләштергән

«Үзем дә еладым», – ди ул.

Башкортостанның Тәтешле районы Беләш авылы егете Айнур Кыямов якташы, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең исемен үзенчәлекле итеп  мәңгеләштерде. Башкорт кураенда виртуоз уйнаучы талантлы егет, Тәтешле балалар сәнгать мәктәбе директоры җырчының «Гомерләрне үлмәс җыр итәек» җырына клип төшергән. Ул бик уңышлы чыккан. Тәтешледә күрсәткәч, халык басып алкышлаган. «Үзем дә тетрәндем, елап җибәргәнемне сизми дә калдым», – ди ул.

– Мин якташыбыз Хәния Фәрхи җырын тыңлап үскән буын вәкиле. Хәния апа Бәдрәш, Тәтешле Сабантуйларында ел саен чыгыш ясый иде. Ул - Уфа-Казан юлларында җырларыннан күпер салган легендар шәхес. Мин аның исемен үзенчәлекле итеп тарихта калдырырга теләдем. Легендар шәхесебез йөргән, эшләгән бик күп урыннарда йөрдем. Аның гаиләсе, туганнары, балалары белән аралаштым. «Гомерләрне үлмәс җыр итәек» җырының авторлары Вәлит Иләмбәтов белән Роберт Тимербаевтан хәер-фатиха алдым. Клипны Хәния апаның әнисе исән вакытта чыгарасым килде. Клипка Тинчурин театры, Хәния апның Тәтешледәге музеен,  җырның Хәния Фәрхи башкаруындагы бер өлешен,  җыр сүзләрен керттем. Хәния апаның матур сөйләмен дә урнаштырдык. Аның «Халкым мине аңлар» дигән сүзләрен ишеткәч, күз яшьләрен тыеп булмый. «Гомерләрне үлмәс җыр итәек» – аның рухына туры килә торган җыр. Клипны төшерүдә катнашкан кешеләрнең барсына да бик зур рәхмәт. Хәния Фәрхи исеме безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Легендар җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларына да шундый музыкаль клиплар төшерсәләр яхшы булыр иде, – ди Тәтешленең моңлы егете Айнур Кыямов.

Әлеге клипны төшерергә Хәния ханымның сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина да зур өлеш керткән. "Миндә хәзер ике кеше яши. Аягым йөргәндә, күзләрем күргәндә, уй-фикерем дөрес, акылым камил булганда, Кояшымның истәлеген  мәңгеләштерергә, "Гомерләрен улмәс җыр итәргә" җанымны  фида кылырга ук ризамын. Әйе, ул үз юлын үзе маяк, ядькәр итеп калдырган шәхес, әмма, гомер үтә барган саен, мәңгелеккә киткәннәрнең юллары, киек каз юлында кала. Иманым камил, минем Кояшым кабызган җырлы-моңлы учак мәңге балкып , нур сибәчәк. Рәхмәтем чиксез, аны яратып, хөрмәтләп шушы матур, истәлекле видеоклипны дөньяга чыгаруда башлаган, ярдәм иткән иҗатташ дусларыма. Күз нурымның 300дән артык җыры бар, әле уз язганнары шактый. Киләчәктә җырларын мәңгелек һәйкәл итәрбез", - диде ул хисләре белән уртаклашып.

Фотолар Айнур Кыямовтан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хания фархи шоу бизнес Илһам Шакиров Фируза ИБАТУЛЛИНА Айнур Киямов