Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Төш күрдем... Ничек юрыйм?

Авыр көннән соң үзеңнең йомшак һәм җыйнак караватыңа килеп яту күңелләрдә бетмәс-төкәнмәс шатлык уята. Күз алдыгызга китерегез: юрганыгызны ябынып ятасыз, йомшак мендәрегезгә башыгызны куясыз һәм татлы йокыга китәсез. Бу вакытта эш көне инде тәмамланган, әмма да ләкин башка тормыш башлана гына! Бу тормышта безнең һәркайсыбыз супергерой, миллионер, спортчы яки күзәтүче булырга мөмкин. Тормышны карап торырга яки аның артыннан күзәтеп барырга да мөмкин. Тагын бер тапкыр йоклап китеп яки, киресенчә, уянып булмый торган хәлләр дә булгалый. Болар барысы төштә кебек күзаллана! Тик кайдан килеп чыгалар алар? Алар безгә ни өчен кирәк, төшләргә җитди карау кирәкме?

Төш – баш мие сөйли торган тарих, төрле образлар, хис-тойгылар һәм хатирәләр җыелмасы дип әйтсәк дөрес булыр. Галимнәр әлеге күренешне шулай аңлата. Шуны әйтергә кирәк: төшләр һәрвакытта да матур һәм рәхәт булмый. Куркыныч төшләрдән күреп күп кенә кеше тилмерә, ә кайберәүләр исә бер үк төшнең берничә тапкыр кабатлануыннан иза чигә. 
Төшләрне махсус өйрәнә торган фән дә бар, ул сомнология дип атала. Тик бу фән төшләрне  өйрәнми, ә кеше йоклый торган вакытта аның физик халәтен өйрәнә. Ә төш күрү процессын онейрология фәне өйрәнә. 
Төшләрне анализлау буенча белгеч Лори Левенберг фикеренчә, куркыныч төш безнең чынбарлыктагы билгеле бер начар хәл, эмоциягә бәйле туа һәм әлеге төш безгә ул ситуацияне чишәргә ярдәм итә. Әгәр дә бер үк төш еш кабатлана икән, димәк, сез ниндидер проблеманы чишмисез, гел бер үк тырмага басуны дәвам итәсез булып чыга.
Куркыныч төшләр еш керүнең иң төп сәбәбе – психологик җәрәхәтләр, дип тә билгели белгечләр.  Үзең турында тискәре фикердә тору, «мин – начар кеше» ише уйлар төшләрдә дә чагылыш табарга мөмкин. Һәм бу тискәре уйларга без никадәр ныграк «ябышып» ятабыз, төшләр шулкадәр куркынычрак булачак. Моннан тыш сәламәтлек какшау һәм аерым даруларның тискәре йогынтысы нәтиҗәсендә дә куркыныч төшләр керергә мөмкин.

Тикшеренүчеләр төш күрү түбәндәге функцияләрне башкара дип фаразлаган:
– хәтерне эшкәртү, алдагы стресслы вакыйгаларда эмоциональ ярсынуны киметү өчен;
– алда булачак куркыныч вакыйгаларга әзерлек; 
– реаль тормышны модельләштерү; 
– ниндидер сәләтләрне үстерүдә ярдәм итү; 
– аңның уникаль халәтен активлаштыру.
Моннан тыш төшләр безгә нәрсәне дә булса өйрәнергә һәм озак вакытка сакланып калырдай истәлекләрне үстерергә ярдәм итә. Төштә безнең баш мие көн дәвамында алынган мәгълүматны анализлый, аны сортларга аера, истә калдыруның кайбер мөһим элементларын сайлый.

Төшләрне көн саен күрү – нормаль күренешме? 

Йокы вакытында организмның көче кими. Әмма баш мие эшләвен дәвам итә, чөнки ул барлык органнарның эшен контрольдә тота. Ул көн дәвамында кеше туплаган мәгълүматларны анализлый, шуңа күрә сәламәт кеше көн саен төшләрне күрергә тиеш. Ләкин ул аларны хәтерләми – монысы да нормаль санала. Әйтергә кирәк, сукыр кешеләр дә төшләр күрәләр. Аларның төшләрендә бары тик ниндидер образлар урынына, исләр яисә тойгылар гына булачак. Сезгә бер киңәш: төшләр күңелле, матур булсын дисәгез, йокы алдыннан ял итегез, телефон, компьютер һәм телевизорны сүндереп, бары тик күңелле нәрсәләр турында гына уйлап ятыгыз.

Әгәр кеше тәүлегенә 8-9 сәгать йоклый икән һәм аның гомер озынлыгы 70 ел тәшкил итә икән, ул 23 ел вакытын йоклап үткәрә. Шуларның 8 елын гына ул төшләр күреп үткәрә. 

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йокы