Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Винарис Илъегет сөйгәненең туган көненә бүләк бирмәгән

«Үзем бүләк», – ди ул.

Татар эстрадасының яңа гаилә дуэты Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитова бу көннәрдә Пермь якларында гастрольдә йөриләр. 

Эш графиклары тыгыз, концертлар, Лилияне туган көне, тиздән туйлары. 

Без Винаристан хәлләрен сораштык. Лилиясенең туган көненә нәрсә бүләк итүе белән дә кызыксындык. 
– Туебыз алдыннан гастрольләрдә әле без. Хәлләребез яхшы. Туйга әзерләнеп беттек. Күлмәкләр алынган.  Туй Казандагы рестораныбызда 13 августта булачак.  200ләп иң якын туганнар чакырылды. Туебызга Пермь, Арча, Кукмара, Чаллы, Самара якларыннан кунаклар киләчәк. Без ике тапкыр кием алыштырырга җыенабыз.

Лилиянең туган көнен ике көн бәйрәм иттек. Бернәрсә дә бүләк итмәдем. Мин үзем бүләк, үзе дә шулай ди. Әмма бүләксез калдырмыйм инде. Кайткач бүләк бирәм, – диде ул газетабыз хәбәрчесенә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Винарис Илъегет Лилия Хәмитова