Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Винарис Илъегет Лилия Хәмитованы кыйммәтле бүләк белән сөендергән

«Авариядән соң Лилиям бик кәефсез йөрде...» - ди гаилә башлыгы.

Күптән түгел җырчы Лилия Хәмитова үзенең авариягә очравы һәм машинасына җитди зыян килүе турында хәбәр иткән иде. Бу күңелсез хәлләрдән соң җырчының тормыш иптәше Винарис Илъегет хатынының кәефен күтәрергә булган һәм аңа өр-яңа машина бүләк иткән.  

- Авариядән соң Лилиям бик кәефсез йөрде. Машинасына нык зыян килгән иде шул... Аның машинасы ремонтта. Мин озак уйлап тормыйча аның күңелен күтәрергә булдым һәм яңа машина алдым. Аллаһы Тәгаләгә шушы мөмкинлек өчен олы рәхмәтләремне әйтәм, – дигән Винарис Илъегет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев