Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Винарис Илъегетнең яңалыгы бар

Туй көннәре билгеле.

30 майда татар эстрадасы артисты Винарис Илъегет сөйгәне Лилия Хәмитова белән ЗАГСка язылышырга гариза бирде.

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. «Ниһаять, без Хәмитова белән рәсми рәвештә кияү һәм кәләш. Без моңа күпме вакыт килгәнебезне беләсез. Алдан борчылдык, дулкынландык, ә бу 5-10 минутлык кына булып чыкты. Киләсең, язасың һәм сине инде ир белән хатын итеп куйдылар диярлек. Туй 12 августта булачак», – ди Винарис Ильегет.

 
Лилия белән Винарис Хәмдүнә Тимерегалиеваның каберенә барганнар. «Рухи әнием Хәмдүнә ападан хәер-фатиха алдык», – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Винарис Илъегет