Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи тулгак тотканда да автограф язды

– Әле кичтән генә коридорда утырып торганыгызны күреп, аһ итеп сокланып киткән идем... Шундый илаһи сын кебек утыра идегез. Нәкъ Мадонна кебек инде менә. Йөзегездән тынычлык, нур сирпелә иде, – дидем үзенә.

Чаллының танылган акушер-гинекологы, бик күп сабыйларга дөньяга килергә булышкан, Алсуның «кендек әбисе» Әнисә Вәлиева Хәния Фәрхи турында истәлекләре  белән уртаклашты.  
– 1995 елда  мин беренче бала тудыру йортында бала тудыру залы мөдире булып эшли идем. Шул вакытта 2нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Раилә Гибадуллина: «Хәния Фәрхине бала таптырырга кирәк», – диде. Бу декабрьнең икенче яртысы иде. Йөкле хатын-кызлар барысы да яңа елга кадәр бала табып, яңа елны өйләрендә каршы алу өчен ниләр генә эшләмиләр. Ә Хәния андый булмады, сабыр гына сабыеның тууын көтте.
Ул бала тудыру йортына алдан кереп ятты. 23 декабрь көнне мин төнге дежурда идем. Хатын-кызларның хәлләрен белдем. Хәния коридорда утыра иде. Авыруларның хәлләрен белдем дә, өйгә кайтып киттем.
Эштәге кызларга: «Хәния белән ул-бу була калса, Наилә апага (композитор Илгиз Закировның  туганы күршедә яши иде) шалтыратыгыз. Мин килеп җитәрмен», – дип кайтып киттем. 
Иртән Габделхәй килеп, хатынының хәлләрен белеп киткән. Ә мин өйгә кайттым да, арыган булсам да өй җыештырыдым, әни бүләк иткән кызыл паласны карга алып чыгып кактым. Йокысыз төннән соң бик арытты. «Эх, шул келәм өстендә ятып йокларга», – дип уйлыйм...
Шул вакыт Наилә апа йөгереп чыккан: «Хәниянең тулгагы башланган», – ди. Мин тиз генә җыендым да, Яңа шәһәрнең «Райисполком» тукталышыннан ГЭСка автобуска утырып киттем. Бу вакытта Хәния бала тудыру залында иде. 
Аңа кадәр, тулгагы башланса да, ул җылы одеял биргән шәфкать туташына автографын бүләк иткән. «Авыртудан йөзенә бөрчек-бөрчек төер бәреп чыкса да, сул кулы белән билен уа-уа, автограф язды», – диләр. 
– Әле кичтән генә коридорда утырып торганыгызны күреп, аһ итеп сокланып киткән идем... Шундый илаһи сын кебек утыра идегез. Нәкъ Мадонна кебек инде менә. Йөзегездән тынычлык, нур  сирпелә иде, – дидем үзенә. 
Мин 3 кг якын авырлыктагы зәңгәр күзле  Алсуны кабул итеп алдым. 43 ел бала тудыру тарихында мондый җиңел, рәхәт итеп бала туганын күргәнем юк иде әле. Хәнияне бернигә өйрәтергә туры килмәде. Ул бәхетле хатын, бәхетле ана буларак, мәхәббәт җимешләрен матур җыры кебек дөньяга тудырды. «Мин бик бәхетле. Никахыбыз көнендә Габделхәйгә охшаган зәңгәр күзле кызыбыз туды», – диде. Әгәр рәссам булсам, бу матур күренешне сүрәтләп картина, композитор булсам, җыр язар идем. Бу хәбәрне ишетеп, тирләп-пешеп  Габделхәй йөгереп килде.  
Кичен Хәнияне 6 кешелек палатага күчердек. Ул танылган җырчы булса да, бернинди таләпләр куймады, гади булды. Хастаханәнең изрәп беткән эчке күлмәгеннән дә матур иде. Ул яткан палата беренче катта, шунлыктан Габделхәй хатыны белән баласын өйгә алып чыкканчы, тәрәзә төбеннән китмәде, хатыны белән баласыннан күзен дә алмады.  Ул бик бәхетле  ир һәм әти иде. 
Яңа ел алдыннан Хәнияне баласы белән өйгә озаттык. Габделхәй бик матур ак розалар алып килгән иде. Хәния ак күлмәктән иде. Ул ак төсен яратты. Мине Алсуның кендек әбисе дип йөрттеләр.
Концертлар куя башлагач, мине чакырмый калмый иделәр. Хәния мине Алсуның кендек әбисе дип хөрмәтли иде, ә мин аңа ак канәфер чәчәкләре бүләк итә идем. 
Хәниянең вафатын ишетү аяз көнне яшен суккан кебек булды.  Дежурда булу сәбәпле, аны соңгы юлга озатырга бара алмадым. 
«Алсу белән ясин укытыгыз», – дип төшемә кергән иде. Мин аны Алсуга әйттем. Аның белән җырчының бу дөньядан китүенә 40 көн тулу уңаеннан «Язилә» ресторанындагы мәҗлестә очраштык. Монда да бөтен нәрсә: ашъяулыклар, тастымаллар барысы да ап-ак төстә иде. 
Казанга барганда да гаҗәп хәл булды әле. Юлга чыгар алдыннан сумкамны ишек төбендәге утыргычта калдырганмын. Ачкыч, документлар, акчалар салынган сумкам 4 сәгать шунда торган, тимәгәннәр. Хәния саклаган сыман булды. 
Мәҗлестә «Бәйрәм» егетләре белән бер өстәл артында утырдым. Алар «Хәния апа кебек башка җырчы булмас инде», – дип моңаеп утырдылар. «Иҗади әниемне югалттым», – дип Элвин Грей елады. Салават Фәтхетдинов исә моңсу гына утырды. 
Мин дә тамашачы буларак чыгыш ясадым. «Без йөрәкләрен тулысынча тамашачыларга биреп җырлый торган Әлфия Авзалова, Вәсилә Фәттахова һәм Хәния Фәрхине югалттык. Бу – җыр сәнгатендә зур фаҗига», – дидем. 5 ел вакыт узса да, Хәния Фәрхинең арабызда булмавы белән килешеп булмый. 
Хәниянең зиратында булдым. Хыялым – Тәтешледәге музеена барып, фотоларны тапшыру. Фирүзә белән сөйләшү. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес ХәнияФәрхи