Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи вакытсыз китеп, татар дөньясын тетрәндерде

«Хастаханәдә ямансу», - дип язган.

27 июльдә халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 6 ел тула. Ул тамашачыларын һәм иҗатын ихлас яратып популярлык казанды. Фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә үзен татар эстрадасының примадоннасы дәрәҗәсенә күтәрде. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачыларына: «Газиз халкым», – дип мөрәҗәгать итте. Шуңадыр да аның мәңгелеккә китүен якыннары, гаиләсе, туганнары, тамашачылары бик авыр кичерде. Күпләр аның бу дөньяда юклыгы белән һаман да килешмичә: «Озакка гастрольгә киткән кебек кенә уйлыйбыз, үзебезне алдап, кайгыны җиңеләйтеп яшибез инде», – диләр. 

Федор Андреев, рәссам-бизәүче, тегүче: 
– Миңа Хәния Фәрхигә кием тегәргә туры килмәде. Әмма аңа сәхнә ясарга, бизәргә насыйп булды. Хәния бик зирәк, итагатьле, акыллы, кунакчыл, гади кеше иде. Мин аларның өйләрендә дә булдым. Ул тиз арада туй өстәле әзерләп, үзләренә килгән һәркемне аягүрә басып сыйлый иде.

Эшкә бик җаваплы карады. Башта сәхнәнең проектын җентекләп өйрәнде, нинди материаллардан эшләнәчәге белән кызыксынды. Эшнең һәр этабын үзе килеп контрольдә тотты. Хәтерлим, «Басмаларда чакта кулыңны бир» җырына матур сәхнә ясадык. Күз алында китерегез: басма, артта ап-ак дивар, зур роза чәчәкләре. Аллаһка шөкер, сәхнә Хәния теләгәнчә килеп чыкты. Ул сәхнәдә эшләми башлагач та, очрашкан саен рәхмәт әйтә иде. 

Аның белән остаханәдә сөйләшеп утырганда блокнотының бер бите төшеп калган. Ул бөтен нәрсәне блокнотка язып барган. Миндәге биттә хастаханәдә ятканда язган уй-фикерләре иде. «Хастаханәдә ямансу. Радиодан концерт бара. Минем җырны куйдылар. Күңелгә рәхәт булып китте. Мин Хәния Фәрхи!!! Мин танылган җырчы!!!» дип язган. Нишләп ул кәгазьне кире үзенә бирмәгәнмендер инде?.. Шул сорауга хәзер дә җавап таба алмыйм. 
/ Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова