Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхигә һәйкәл куела

Кайда?

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көненә былтыр җырчының туган ягы Башкортостанның Тәтешле район үзәгендә һәйкәл куйган иделәр. Аны мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы төстә ачтылар. Әмма берничә айдан һәйкәлне урыныннан алдылар. 

Бүгенге көндә һәйкәл янында төзекләндерү эшләре бара. Биредә фонарьлар, эскәмияләр урнаштырыла, тротуарга плитә җәелә. Чәчәчәкләр дә матур урынга куелачак. 

Кыскасы, Хәния Фәрхи һәйкәле янында матур аллея барлыкка киләчәк. «2023 елның 30 маена, Хәния Фәрхинең туган көненә, легендар туганымның бронзадан эшләнгән һәйкәле урынына кайтарылыр ышанабыз», – диде «Шәһри Чаллы» журналистына җырчының сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина.

Фото/Фирүзә Ибәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Эльмира Сөләйманова