Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Альберт Вәлиуллин: «Салават абыйдан яхшы сыйфатларны гына алдым»

Җырчының Чаллы тамашачысы алдындагы имтиханы ничек узды?

Чаллыда шәһәребездә туып-үскән, җырчы Альберт Вәлиуллинның тәүге концерты булды. Ул сәхнәгә яңа гына чыкса да, популярлык казанырга өлгерде инде. Үзенә генә хас моңлы тавышы, харизмасы белән барлык җырларны тере тавышка җырлап тамашачыны үзенә гашыйк итте  егет.  Аны беренче җырыннан ук чәчәкләргә күмделәр. Баянчылар Булат Шәрипов, Әлфис Галиуллин, скрипкачы Иркә Динмөхәммәтова искиткеч.

Альберт зәвыклы киенүе, эчке һәм тышкы культурасы белән күпләргә үрнәк. Остазы ТРның һәм Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдиновтан фәкать уңай сыйфатларны гына алган ул.

«Мин 41 яшьтә генә сәхнәгә чыктым. Мэтрыбыз Салават Фәтхетдинов төркемендә укыдым. Ул безгә кеше җырын җырламагыз, үз репертуарыгызны булдырыгыз диде. Мин репертуарыма мәгънәле шигырьләргә язылган җырлар гына алам. Туган шәһәрем Чаллыда тәүге концертым, тамашачылар алдында имтихан тотам. Бик дулкынланам. Мин тормышта шаян, шук кеше. Әмма сәхнә ул биеклек, анда шаярырга, теләсә ни кыланырга ярамый », – диде ул. 

Моңлы җырчыны тамашачы яратып калды. Үзем дә кайф алып кайттым.

Альбертның Чаллыдагы имтиханы уңышлы узды, шәһәребездән канәгатьлек хисе белән, тагын килергә дип кайтып китте ул.  Тамашачылар да канәгать булып, өйләренә таралышты. Кайберләре тәэсирләре белән уртаклашты. 

«Бик ошады концерт. Моңлы җырлый. Үзебезнең Чаллы егете бит!», – диде 54нче татар гимназиясенең директор урынбасары Фәнисә Сәлахиева.

– Мин август аенда ук билет алдым. Чистай районы Исләй авылыннан килдем. Бу гамәлемә бер грамм да үкенмим. Искиткеч концерт! Альберт сәхнәгә чыгып кирәкмәгән сүзләр дә сөйләмәде, биючеләр дә юк иде. Үзе дә сикермәде. Чөнки тере тавышка җырлаган кеше дөбер-шатыр сикерә алмый инде ул. Безне озак еллар моңлы тавышы белән сөендерсен, – диде Фидания Салахова. 

Салават  Фәтхетдинов белән бергә эшләгән җырчы Ландыш Хуҗиәхммәтовага да концерт ошаган.

«Без икебез дә  – Салават Зәкиевич шәкертләре. Альберт матур җырлый. Чаллы тамашачысы аны яратып, җылы кабул итте. Мин Альберт өчен шат», – диде ул. 

Альберт Вәлиуллин "Шәһри Чаллы" газетасына интервью бирергә теләп риза булды. Безнең белән бергә булыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов Альбер Вәлиуллин