Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Алсу Фазлыева: «Улыбыз да «Крокус»та иде. Йөрәгем ярыла дип торам!»

Фазлыевлар әле дә шок хәлендә.

Татар эстрадасы җырчылары Алсу белән Азат Фазлыевларның олы уллары Аяз бал биюләре белән шөгыльләнә. 22 мартта Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концертлар залында бал биюләре буенча Россия чемпионаты үтә торган булган. Аяз партнершасы Җәмилә белән анда катнашкан. 

- Улым чемпионатның икенче турына уза алмаган, шуңа алар төркеме тиз арада поездга билетларын тапшырып, самолетка билет алган да, Казанга кайтырга кузгалган. Бу терактка кадәр 4 сәгать алдан булган хәлләр... 

«Крокус»та булган мәхшәр турында ишеткәч, йөрәгем тибүдән туктый дип торам. Телефон аша Аязның тавышын ишеткәч кенә тынычландым.

Аннары бал биюләре буенча Россия чемпионатына килгәннәр өчен борчылдым. Алар, мескеннәрем, матур бал күлмәкләре белән тизрәк урамга чыгып йөгергән. Бер гаепсез кешеләрләрнең һәлак булулары бик кызганыч! Аллаһ сакласын! - дип язган Алсу Фазлыева үзенең социаль челтәрләрендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев