Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Алсу Фазлыева зур сәхнәдән китә?!

Бу хакта ул үзе хәбәр итте.

–    Минем бүген сезнең сорауларыгызга җавап биреп, дөресен сөйлисем килә. Элек, гастрольләр белән йөргәндә, балаларга безнең игътибар җитми иде. Әлбәттә, безнең няня бар, әни караша. Ләкин бу гына аз.

Аязыбыз  бию белән шөгыльләнә. Аны  бию буенча партнерының әти-әнисе йөртә.  Ә менә уртанчы улыбыз Ильяс, мәктәптәге түгәрәкләрдән тыш, беркая да йөрмәде. Без аның да җитдирәк юнәлеш сайлап шөгыльләнүен телибез.

Зифабыз, шулай ук, бакчадан тыш беркая йөри алмый. Мин балаларның үскәннәрен күрми калам, бизнесыма да зыян килә дип, концертларга йөрми башладым.

Үзем өйдә булгач, Ильясны атнасына 4 тапкыр «Апуш» балалар театрына йөртәм. Ул анда вокал, бию, сәхнә теле осталыгына өйрәнә. «Үскәч мин дә артист булам. 

Мин хәзер үземне балаларга багышладым һәм балалар белән шөгыльләнә башладым. Мин өйдә торгач, балалар күзгә күренеп ачыла. Төп сәбәбе шул иде, – ди Алсу.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният артистлар Алсу Фазлыева Азат Фазлыев