Җырчы Әнвәр Нургалиевка Марат Яруллин ни өчен рәхмәт әйткән?
Башкортстанның Бакалы районы Сакат авылында чыгыш ясаганда музыка аппаратурасы эшләми башлаган. Марат аптырап калмаган, микрофонсыз гына җырлаган.
Яшь булуына карамастан, популярлашып өлгергән җырчы Марат Яруллин көтелмәгән хәлгә юлыккан.
Башкортстанның Бакалы районы Сакат авылында чыгыш ясаганда музыка аппаратурасы эшләми башлаган. Марат аптырап калмаган, микрофонсыз гына җырлаган.
Бу хәлгә Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев гаепле булып чыккан. Бу хакта социаль челтәрләрдә Марат хәбәр итте. «Сакат авылында кызык хәл булды. Мин җырлаган вакытта кинәт аппарат сүнеп китте. Баксаң, Әнвәр абый Нургалиев сәхнә артында үзенең «мощный» үтүге белән чәчәкле күлмәген үтүкли башлаган. Абыйның үтүгенә аппарат чыдамады. Ул күлмәген үтүкләп бетергәнче микрофонсыз җырлап алдык. Абый, рәхмәт, күптән микрофонсыз җырлаганым юк иде», – ди ул.
Фото Марат Яруллинның телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев