Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Булат Нигъмәтуллин руль артында йоклап киткән

Ул бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында сөйләде.

«Концерттан соң машинага 4 егет утырып, туйда чыгыш ясарга киттек. Мин рульдә, арыганмын.  Шуңа күрә туктап, 10 минут йоклап та алдым. Кояш кыздыра, шулкадәр йокы килә, шәһәргә 6-7 км тирәсе калгач, йоклап киткәнмен. Йөк машинасына килеп бәрелгәнбез, астына кереп киткәнбез, дисәк тә була.

Әле туйда акча эшләп, тәгәрмәчләрне алмаштырам, дип хыялланып барган идем. Туйда катнаша алмадым, оят булды инде... Аннары аларга шалтыратып хәбәр иткәннәр инде. 3 атна хастаханәдә ятып чыктым, мөмкин булганча «ремонтладылар», тектеләр. Кашта яра калды инде. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сау», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Булат Нигматуллин