Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Эльмира Сөләйманованың туган көне

Аңа 41 яшь тулыр иде.

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың туган көне. 

Кызганыч, аяусыз үлем аны безнең арабыздан вакытсыз алып китте.  
Аның вафатына 51 көн. Дин әһелләре: «Бу көнне мәрхүмнәрнең сөякләре буыннардан аерыла. Алар өчен бу көн бик авыр», –  ди. Шуның өчен Эльмира Наил кызы рухына дога кылыйк. 

«Эльмира Сөләйманова Хәниябез  кебек  хатын-кызларның язмышын чагылдырган үзәк өзгеч җырлар башкарды. Балалар, әниләр, туган нигез турындагы җырлары гына ни тора бит. Хәния Фәрхи аның иҗатын, үзен бик ярата иде. Еш кына "Минем кебек бар күңелен биреп җырлый, үзе гади, үзе моңлы", – дия иде. Моңлы сандугачларыбызның урыннары җәннәттә булсын, шунда оҗмах кошлары булып сайрасыннар. Аларның әниләрен, гаиләләрен, балаларын Аллаһы Тәгалә сабырлыктан аермасын иде», – җырчыларны яратучы Гөлшат Мөбәрәкова. 

Фотолар Эльмира Сөләйманованың «Вконтакте» битеннән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

22

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес ХәнияФәрхи Эльмира Сөләйманова