Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Хәмитова: «Кибетебезне ябарга мәҗбүрбез»

Җырлы гаилә бер ай элек яңа бизнес ачкан иде.

Җырлы гаилә Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова Казанның Пушкин урамында хатын-кызлар кибете ачты. Кибет бер ай уңышлы гына эшләде. Анда сәхнә йолдызлары, җырчыларның төрле төбәкләрдәге фанатлары килеп, ташламалы бәядән үзләренең кием гардеробын яңарты. 

Кибеттә атна башында Лилия Хәмитова үзе сата. Матур киемнәр алган кешеләрне ул чәй эчереп озата. Истәлеккә фотога да төшә. Кыскасы, кешеләр бу кибеттән канәгать булып киттеләр.

Кызганыч, җырчылар кибетне ябарга булганнар.

«19-25   октябрьдә ялга китәбез. БРИКС башлангач, Казан үзәгендәге оешмалар эшчәнлеген туктатып тора. Без дә кибетне ябарга мәҗбүр булдык. Аннары кибет гадәти режимда эшләячәк. Килегез», – диде Лилия Хәмитова «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Винарис Илъегет Лилия Хәмитова