Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Вилли: «Ә минем чын дусларым - таҗиклар!»

Вилдан Шәмсетдинов Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» концертлар залында булган фаҗигадән соң үзенең кичерешләре белән уртаклашты.

Җырчы милләтләр арасындагы дуслык какшар дип борчыла. Концертлар залында теракт оештырган кешеләрнең таҗик милләтеннән булулары билгеле. Шуңа да аларга карата кырын караулар башланды.

- Мин социаль челтәрдәге бер видеоны «Крокус Сити Холл» залы янында төшергән идем. Операторы - якын дустым, бик яхшы кеше, үз эшенең остасы, милләте таҗик булган Ш. Нурматов. Әле шунысы бар: аннан башка да минем танышларым һәм дусларым арасында таҗик милләтеннән булганнар күп. Алар барысы да вакыт белән сыналган яхшы, ышанычлы кешеләр. Милләтара мөнәсәбәтләр какшамасын иде, – дип язган Вилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев