Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Юбилейга – «Хөррият»

Аның картиналарында милли тема чагылыш таба.

Картиналар галереясе сынлы сәнгать яратучыларга яңа күргәзмә тәкъдим итә. 19 апрельдә 16 сәгатьтә биредә данлыклы рәссам, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рият Мөхәммәтдиновның «Хөррият» исемле шәхси күргәзмәсе ачылачак.

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә педагогик эш белән беррәттән, Рият Заһретдинович иҗатка да зур игътибар бирә. Аның картиналарында милли тема чагылыш таба. Аларда гасырлар буена татар халкы тормышында булган рухи кыйммәтләр, гореф-гадәтләр, йолаларны гәүдәләндерелә. .

Рәссам иҗатының үзенчәлеге – пастель техникасында уникаль автор стиле һәм теманы чишүгә кабатланмас композицион якын килү. Рәссамның иҗаты – милли сәнгать традицияләрен дөньякүләм сәнгать мәдәнияте тәҗрибәсе белән тоташтыручы стиль.

Рәссам 100дән артык әсәр иҗат иткән. Ул – 150дән артык күргәзмәдә катнашкан, картиналары 41 каталогта бастырылган актив рәссамнарның берсе. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын үзенә.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният картиналар галереясе